Татарстан табиблары Сингапурда стажировка уза

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Табиблар командасы – «Ак чәчәкләр» («Ел табибы», «Уникаль очрак») республика конкурсында җиңүчеләр һәм номинантлар –  алдынгы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә стажировка узу өчен Сингапур Республикасына киттеләр.

Татарстан белгечләренең «Сингапурда сәламәтлек саклау: медицина хезмәте күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион технологияләр» сәламәтлек саклау өлкәсендә стажировкасы 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Программада берничә медицина учреждениеләрендә, шул исәптән Сингапурның гомуми профильле Singapore General Hospital клиникасында, Woodlands Health күп профильле медицина клиник үзәгендә, KK Women’s and Children’s  Hospital махсуслаштырылган клиникасында һәм башкаларда булу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International