Конгресс кысаларында беренче тапкыр «Педиатриядә ультратавыш диагностикасы» конференциясе узды, анда әйдәп баручы экспертлар балачакта визуализация һәм диагностиканың хәзерге заман методлары турында фикер алыштылар.
Чараның модераторлары булып Балалар республика клиник хастаханәсенең фән һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе Евгения Равил кызы Юнысова, Балалар республика клиник хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Лилия Фәрит кызы Галимова, шулай ук КДМАның утратавыш диагностикасы кафедрасы мөдире Мөнир Габделфәт улы Төхвәтуллин чыгыш ясады.
Лилия Фәрит кызы Галимова «Балаларда тромбозларның ультратавыш диагностикасы» дигән доклад белән чыгыш ясады, кан тамырлары бозылуларын иртә ачыклауның мөһимлегенә аерым игътибар бирде.
Евгения Равил кызы Юнысова ике доклад белән чыгыш ясады: «Балаларда корсак куышлыгы һәм корсак арасы шешләрен диагностикалаганда утратавыш мөмкинлекләре» һәм «Бин синдромы: практикадан очрак», сирәк патологияне диагностикалау үзенчәлекләрен күрсәтте.
Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләренең конгресста катнашуы команданың югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлеген һәм аларның балаларның ультратавыш диагностикасын үстерүгә омтылуын ассызыклый.
Хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу эшкә хәзерге заман алымнарын кертергә һәм Татарстан Республикасы балаларына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.