Бүген Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге 21 нче поликлиникада хезмәткәрләрнең медицина скринингы уздырды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Казанның 21 нче поликлиникасы хезмәткәрләре скрининг тикшерүе узды. Аны Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары үткәрде.

Бүген риск факторларын тикшерделәр, сәламәтлек торышы фаразын билгеләделәр, хезмәткәрләр сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр һәм индивидуаль программа алдылар, кандагы гомуми холестерин һәм глюкозаны билгеләү өчен экспресс-анализ ясадылар;  буйны, авырлыкны, кулның көчен үлчәделәр; психофизиологик һәм соматик сәламәтлек дәрәҗәсен бәяләү өчен аппарат-программа комплексында сынадылар, йөрәк скринингы ясадылар. компьютерлаштырылган (йөрәк торышын очлыклардан килгән ЭКГ-сигналлар буенча экспресс-бәяләү); биоимпедансметрияне (кеше тәненең составын билгеләү, аксым, липид һәм су алмашын бәяләү) күз эчендәге басымны үлчәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International