Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен Әниләр көне белән котладылар

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара әниләр көне алдыннан Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә стационарда дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен котладылар.

Героинялар янына шәһәр Ветераннар советы һәм хәрбиләрнең офицер хатыннары һәм аналары берлеге вәкилләре килгән. Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә җитәкчелеге исеменнән әниләрне баш табибның медицина юнәлеше буенча  урынбасары Рәшит Нуруллин, бүлек мөдирләре һәм хастаханәнең дәвалаучы табиблары котлады.

Әниләр көне – мәхәббәт һәм наз белән тулы якты бәйрәм. Бүген әниләргә чын Ватанны саклаучыларны, Ватаныбыз патриотларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук ярдәм сүзләре, нык сәламәтлек һәм тизрәк савыгу теләкләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International