Кичә Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә «Бергә без күбрәк булдырабыз! " ведомствоара проекты һәм «Әтиләр һәм балалар» программасы кысаларында стратегик сессия узды.
Очрашуны уздыру инициаторы – Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе, аерым алганда, медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина. Баш табиб Алексей Толстиков чарада катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде.
Очрашуның төп максаты – яшүсмерләрдә зарарлы гадәтләргә тотрыклы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм бәйлелекләрне уртак профилактикалау өчен гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Сессиягә укучыларның әтиләре (һәр мәктәптән бер кеше) һәм 15 яшьтән өлкәнрәк егетләр чакыру алды.
Нәрсә турында фикер алыштыгыз?
Буыннар арасындагы ачык диалогка һәм тәнкыйди фикерләүне үстерүгә аерым басым ясалды.
Оештыруда ярдәм итү өчен рәхмәт белдерәбез:
Түбән Кама МР «Мәгариф үзәге» МБУ
Түбән Кама МР «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» МБУ
Чара балигъ булмаганнарның асоциаль тотышын профилактикалау буенча ведомствоара программа кысаларында уздырылды.
