Барлык теләүчеләрне ВИЧка аноним тест бирергә чакырабыз

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген, 15 апрельдә, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра. «ВИЧка тест - сәламәтлеккә  адым» проекты «Яңа гасыр» АБНО белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

Тест-мобиль эшләячәк: 15 апрель 13:00-17:00 сәгатьтә

Адрес: Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International