Бүген «Госпаблики» мәгариф форумында, сәламәтлек саклау учреждениеләрен дә кертеп, социаль челтәрләр алып бару өчен җаваплы белгечләрне бүләкләү тантанасы булды.
Республиканың 6616 дәүләт социаль челтәрләренең 204е сәламәтлек саклау өлкәсенә карый.
Татарстан Рәисе администрациясе тарафыннан «Диалог Регионы» АНО белән берлектә 8 финалист сайлап алынды: Республика клиник хастаханәсе, Яр Чаллы медицина көллияте, Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале, Яшел Үзән һәм Әлмәт үзәк район хастаханәләре, Республика клиник офтальмология хастаханәсе, Республика клиник онкология хастаханәсе һәм Казан шәһәренең 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе.
Җиңүчене ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова игълан итте – Казан шәһәре М.Н. Садыйков ис. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе.
Елена Демьянова бу эшнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "Бу бик мөһим һәм катлаулы бурыч. Мондый пабликлар пациентлар белән тиз арада кире элемтәне тәэмин итәргә, сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеген барлык дәрәҗәләрдә яктыртырга һәм аудиторияне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрергә тиеш», — дип ассызыклады ул.
"Безгә пациентлар да кызыклы файдалы постлар өчен рәхмәт хатлары яза, материалларга эләгә торган табиблар да. Әмма бүләкне мондый дәрәҗәдә тапшырганда – бу һичшиксез алга таба һәм яхшырак эшләргә этәргеч бирә", – дип уртаклашты тәэсирләре белән 7 нче хастаханәнең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эвелина Киселева.
Сүз уңаеннан, быел «Диалог Регионы» АНО юбилеен бәйрәм итә, «Госпаблики» форумы дәүләт коммуникацияләре өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлекнең биш еллыгын билгели!