Профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе коллективы Халит Хәертдиновны юбилее белән котлады

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Халит Сәүбән улы Хәертдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул медицина фәннәре докторы, КДМУның балалар инфекцияләре кафедрасы доценты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече.

Бүген юбилярны Профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе коллективы котлады.

Халит Сәүбән улы ординатордан алып балалар инфекцияләре кафедрасы доцентына кадәр юл үтте. 30 елдан артык ул фәнни эшчәнлеген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә  табиб-инфекционист эше белән бергә алып бара.

2015 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече булып тора.

Кадерле Халит Сәүбәнович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сез профессиональлек, үз эшегезгә тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булып, игелекле медицина эшенә гомерегезне багышладыгыз. Сезнең кадрлар әзерләүгә һәм студентларны укытуга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемнәрегез ярдәмендә талантлы инфекционистларның тулы бер буыны үсеп җитте, алар сезнең эшегезне уңышлы дәвам итәләр.

Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International