Яр Чаллы шәһәренең Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче тапкыр бөер күчереп утырту башкарылды.
Клиникада бөер трансплантациясе программасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәхсән министр Альмир Абашев инициативасы белән, шулай ук академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар Милли медицина тикшеренү үзәге ярдәмендә старт алды.
Күптән түгел Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Альмир Рәшит улы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-трансплантологы академик Сергей Владимирович Готье очрашты. Очрашу барышында трансплантологияне үстерү перспективалары, аерым алганда, яңа технологияне – бөер трансплантациясен кертү турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә инде икенче ел йөрәк күчереп утырту операцияләре үткәрелә.
Һәм менә, бер айдан аз гына күбрәк вакыт узгач, медицинаның бу юнәлешен үстерүнең яңа әйләнеше нәтиҗәсендә, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары ике яшь ир-атның гомерен саклап кала алды.
"Регламент буенча, трансплантациянең яңа программалары Мәскәүдән белгечләр катнашында ачыла. Без барлык стадияләрдә дә Мәскәү хирурглары белән киңәшләштек, беренче операцияләрне академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар Милли медицина тикшеренү үзәгенең бөер һәм ашказаны асты бизен трансплантацияләү бүлеге мөдире Сайдулаев Җәбраил Азизович белән берлектә башкардык. Шулай ук башка этапларда безгә Казаннан коллегалар ярдәм итте», - дип сөйли баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Антонина Панина.
Күчереп утыртуны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары Антон Акимов, Айрат Арсланов, Дамир Хәйсаров һәм Айрат Фәтхетдинов башкардылар. Пациентлар – 45 һәм 30 яшьлек ир-атлар. Табиблар сүзләренчә, ике операция дә 1,5 сәгать дәвам иткән, штат режимында узган. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә һәм хәзер чыгарылуга әзерләнәләр. Икесенең дә очраклары кызыклы һәм катлаулы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-атларның берсе өчен бу инде беренче трансплантация түгел. Алдагы донор бөере белән ул 10 елга якын яшәгән.
"Ике пациент та безнең күзәтү астында иде, алар Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе гемодиализ бүлегендә дәвалану уздылар. Катлаулы очраклар: 5 нче, хроник бөер авыруының терминаль стадиясе, пациентларның берсендә шикәр диабеты белән бәйле авырулар. Бу трансплантациягә күрсәтмәләр, мондый очракларда бердәнбер коткару - донор органын күчереп утырту " - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирургы Айрат Фәтхетдинов.
Элек бөер күчереп утырту таләп ителгән пациентларга Казанга һәм Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәзер югары технологияле медицина ярдәме Яр Чаллыда шәһәр халкы өчен генә түгел, ә республиканың төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен дә мөмкин булды. Уңышлы башкарылган операцияләр - бу юнәлештә эшләүне дәвам итәргә этәргеч.
Трансплантологиянең федераль үзәгендәге коллегалары Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләрен әзерләүнең югары дәрәҗәсен һәм трансплантологиянең алга таба үсеше өчен зур потенциал булуын билгеләп үтәләр.