РФ Дәүләт Думасы вәкилләре делегациясенең Республика балалар клиник хастаханәсенә эш сәфәре

2025 елның 28 ноябре, җомга

Республика балалар клиник хастаханәсе югары дәрәҗәле кунаклар делегациясен кабул итте,  эш сәфәре вакытында алар онкология үзәгендә булдылар.

Делегация составы:

    Сергей Дмитриевич Леонов – VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе.
    Айрат Зәки улы Фәррахов – VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы.
    Алексей Станиславович Созинов – медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты ректоры; V һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
    Фатихов Илдар Рәзин улы – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Эш сәфәре сәламәтлек саклау системасының агымдагы торышын бәяләү, хезмәттәшлек перспективалары һәм Онкоүзәк эше белән танышу максатында оештырылды.

Онкоүзәктә булганда делегация бүлекләрнең эше, хәзерге заман җайланмалары һәм үзәктә кулланыла торган яңа дәвалау ысуллары белән танышты. Регионда һәм тулаем илдә балалар онкология хезмәтенең үсеш перспективалары турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде.

Мондый эш сәфәре медицина учреждениеләре, дәүләт органнары һәм мәгариф учреждениеләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә, бу, үз чиратында, регионда медицина ярдәме сыйфатына һәм сәламәтлек саклау үсешенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International