Әлмәт район үзәк хастаханәсендә операция һәм диагностика техникасын яңарту дәвам итә. Коллектив пациентларга мөмкин булганның иң яхшысын бирергә омтыла!
2025 елда NGENUITY системасын сатып алдык – бу персонал эшендә яңа дәрәҗә. Ул югары резолюцияле өч үлчәмле стереоскопик цифрлы видеокамерадан һәм эш станциясеннән тора.
NGENUITY системасы микрохирургия операцияләре вакытында объектларның зурайтылган стереоскопик сурәтләрен алырга мөмкинлек бирә. Ул хирургия микроскобын тулыландыра һәм реаль вакытта сурәтләр формалаштыра.
Система CONSTELLATION VISION SYSTEM офтальмологик хирургия системасы белән берлектә нәтиҗәле кулланыла. Ул өстәмә зураюны, фокус тирәнлеген һәм периферияне детальләштерүне тәэмин итеп, реалистик визуализация тудыра. Бу катаракта хирургиясендә һәм витреоретиналь хирургиядә мөмкинлекләрне киңәйтә.
Үзәк район хастаханәсе күрү проблемаларын хәл итү һәм дәвалауның югары сыйфатын тәэмин итү өчен хәзерге заман җиһазларының барлык мөмкинлекләрен куллана.