СПИДка каршы көрәш һәм венерик авырулар турында мәгълүмат бирү атналыгы кысаларында Биектау район үзәк хастаханәсе белгечләре малайларны һәм кызларны җенси тәрбиягә, шулай ук яшүсмерләрне ВИЧтан саклау ысулларына багышланган лекцияләр үткәрделәр.
Табиблар һәм фельдшерлар авыл мәктәпләренә килеп, яшүсмерләрнең сәламәтлеген, бигрәк тә репродуктив сәламәтлекне, саклауның һәм ныгытуның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Медиклар чыгышларында яшүсмерләрне ВИЧтан яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр, Россиядә ВИЧ белән яшәүче 11 меңгә якын бала арасында өчтән бере – 15-17 яшьлек яшүсмерләр.
