Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә иң яхшы лекторга конкурска йомгак ясадылар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы студент яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвеше турында иң яхшы лекция материалына смотр-конкурс тәмамланды.

Чара «Медицина һәм робот техникасы белән танышу» темасына багышланган иде.
Медицина бергәлегенең яшь инициативалы вәкилләре жюрига һәм кунакларга хәзерге заман медицина технологияләренең, робот техникасының һәм сәламәтлекне саклауның үзара бәйләнешен ачучы  уникаль эшләнмәләрен һәм мәгърифәтчелек проектларын тәкъдим иттеләр.
Презентацияләр барышында игълан ителгән теманың төрле аспектлары яктыртылды: хирургиядә һәм реабилитациядә робот-ассистентлар кулланудан алып медицинада техника үсешен анализлауга кадәр. Жюри әгъзалары конкурсантларның эшләре белән кызыксындылар, проектларның гамәли тормышка ашырылуы, аларның фәнни нигезлелеге һәм мөмкин булган аудитория өчен лекция потенциалы турында ачыклаучы сораулар бирделәр.
Үткәрелгән конкурс иң яхшы лекция материалларын ачыклап кына калмады, студент яшьләрнең медицинадагы инновацияләргә булган кызыксынуын һәм аларның сәламәтлек культурасын формалаштырудагы ролен дә күрсәтте. Нәтиҗәдә  берничә призлы урын сайлап алынды, ә җиңүчеләр әзерләнгән материал өчен акчалата бүләкләнәчәк.

Иң яхшы лекция материалына конкурска тантаналы йомгак ясау 28 ноябрьдә «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә булды.

Чара мөһим һәм актуаль темага — «Медицина һәм робот техникасы белән танышу» га багышланды һәм Татарстан Республикасының актив студент яшьләрен берләштерде.

Үзләренең уникаль эшләнмәләрен һәм мәгърифәтчелек проектларын күрсәтүчеләр арасында Казан дәүләт медицина университеты, Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары да бар иде.

Конкурс иң яхшы лекорларны ачыклап кына калмады, студентларның медицинадагы инновацияләргә кызыксынуының никадәр нык үсүен һәм аларның сәламәт культура формалаштырудагы ролен күрсәтте. Җиңүчеләргә акчалата премияләр бирелде, ә иң яхшы материаллар республикада сәламәтлекне һәм медицина белемен алга таба үстерү өчен нигез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International