Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУның баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары Айрат Бешимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен 2025 елның 11 ае йомгаклары  нигезендә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция буенча актуаль эпидемиологик вәзгыять һәм үткәрелә торган профилактик чаралар белән таныштырды.

Теманы Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Булат Сафиуллин дәвам итте.

Дәүләт учреждениеләренең һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның уртак эше, профилактик кампанияләр турында "Халыкны гигиеник укыту үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Лилия Гуренкова сөйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына керү урынында экспресс-тест ясау мобиль пункты эше җәелдерелде.
26 кеше ВИЧка аноним тикшерү узды һәм күчмә комплекс базасында белгечләрдән консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International