Мамадыш районы яшьләре белән профилактик очрашулар

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Мамадыш үзәк район хастаханәсе белгечләре яшьләр белән профилактик очрашулар уздырды.

«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУның табиб-эпидемиологы Айрат Дамир улы Галиев «Мамадыш политехника көллияте» ДАҺБУ студентлары алдында «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау»темасына лекция укыды. Очрашу барышында ул вирус йоктыру юллары, куркыныч факторлары һәм профилактиканың төп чаралары турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International