Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм абортларны профилактикалауга багышланган киңәйтелгән утырышта катнашты.
Очрашу «Нур» яшьләр үзәгендә узды. Катнашучылар авыр тормыш шартларында хатын-кызлар белән эшләү, гаиләләргә ярдәм итү чаралары һәм ана булуга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга яңа алымнар турында фикер алыштылар.
