Мамадыш район үзәк хастаханәсенең операция блогында яңа буын хәзерге заман хирургиясе комплексы — лапароскопия өчен эндоскопик визуализация системасы урнаштырылган.
Ул төп максаты хирургия юлы белән диагностика һәм дәвалау, органны яки аның бер өлешен алу кирәклеге булган операцияләр үткәрү өчен каралган.
Бу инструментлар җыелмасын кулланып, корсак алгы стенкасындагы минималь кисемнәр аша тыкшынулар үткәрелә.
Хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Нияз Нургаяз улы Мифтахетдинов билгеләп үткәнчә, яңа эндовидеохирургия комплексы барлык хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.
Комплектка керүче югары резолюцияле экран корсак куышлыгында минималь кисемнәр аша оператив тыкшынулар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Операциянең дәвамлылыгын кыскарту һәм анестезия күләмен киметү нәтиҗәсендә, мондый тыкшынулардан соң пациентларны торгызу кыскарак вакытларда башкарыла.
Бүгенге көндә әлеге аппаратураны кулланып өч операция ясалган инде.
Аппаратура Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләренең медицина җиһазларын модернизацияләүнең республика программасы буенча (Татарстан Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән) сатып алынган.