Табиблар Раифа махсус ябык типтагы училищесында ВИЧ-инфекция һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр турында барысын да сөйләделәр

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге  Республика клиник тире-венерология диспансеры белән берлектә Раифа махсус ябык типтагы училищесының яшүсмерләре өчен  ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне профилактикалау турында лекция уздырды.

ТР ССМ «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУның профилактика бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина ТРда ВИЧ-инфекциянең таралуы турындагы соңгы статистик мәгълүматларны китерде, ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны профилактикалау чаралары турында җентекләп сөйләде.

"ВИЧ – мәкерле инфекция һәм ул берничә айдан 5-10 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин булган симптомсыз авыру үсешеннән гыйбарәт. Латент стадиянең озынлыгы иммун системасының торышына, яшәү рәвешенә, янәшәдәге авыруларның булуына һәм хәтта организмга эләккән вирусның үзенчәлекләренә бәйле. Үзенең статусын белмичә, кеше тирә-юньдәгеләр өчен инфекция чыганагы булып тора.
Шулай ук озак вакыт дәвамында вирус актив үрчи һәм иммун системасы күзәнәкләрен җимерә. Нәтиҗәдә ВИЧ-инфекцияле кеше төрле инфекцияләргә, тире авырулары, шул исәптән яман шешләр үсешенә, сулыш, нерв системалары зарарлануына аеруча бирешә. Вакытында башланган специфик һәм даими дәвалаудан башка тиз арада СПИД стадиясе башланырга мөмкин, ул вакытта иммун системасы күзәнәкләренең запаслары тулысынча беткән була.
ВИЧны профилактикалауның нигезе булып вирус йоктыру юлларын булдырмау, даими тестлар ясау, бигрәк тә куркыныч факторлар булганда, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү тора», – дип ассызыклады белгеч.

«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова иммунитетны саклау өчен сәламәт яшәү рәвеше постулатларын үтәргә: рациональ тукланырга, физик яктан актив булырга, зарарлы гадәтләрне бетерергә һәм психик сәламәтлекне сакларга кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International