Чистай район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бәйрәм бүләк иттеләр

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсендә ел саен инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм уздыру күркәм традициягә әверелде. 5 декабрьдә балалар поликлиникасында «Балачакның тылсымлы иле» бәйрәменә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды.

Очрашу җылы һәм шатлыклы атмосферада узды.

Яшь кунаклар өчен сихер һәм шатлык атмосферасы тудыра торган профессиональ артист-аниматорлар катнашында мавыктыргыч программа әзерләнгән иде.

Сәламләү сүзе белән Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Республика ата-аналар советы вәкиле Гүзәл Шакирова чыгыш ясадылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүнең һәм аларга игътибарның мөһимлеген ассызыкладылар.

Түгәрәк өстәл артында ата-аналар белгечләр белән үзләрен борчыган сораулар турында фикер алыша алдылар.
Чистай  район үзәк хастаханәсе һәм балалар поликлиникасы җитәкчелеге Гүзәл Тәлгать кызы Шакировага, Федераль салым хезмәтенең районара бүлекчәсе хезмәткәрләренә бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәннәре һәм татлы бүләкләр биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International