Поликлиника хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләр турында кайгыртуны яңадан күрсәттеләр. Файдалы әйберләр һәм күңел җылысы белән дә тулган посылканы җыйдылар.
«Безнең егетләр хәзер өйләреннән еракта, катлаулы шартларда, һәм без аларга ярдәм итүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз, – дип ассызыклады поликлиниканың баш табибы Альбина Шәйхетдинова. – Бу посылка игътибар һәм кайгырту билгесе булсын өчен һәр хезмәткәр үз өлешен кертте".
Сугышчылар землянкаларда җылына алсын өчен, алгы сызыкта бик кирәкле җылылык җиһазлары сатып алдык. Шулай ук эчке кием комплектлары, җылы оекбашлар һәм тәм-томнар тапшырылды. Үз кулларың белән эшләнгән әйберләр аеруча кыйммәткә ия.
Барлык җыелган ярдәмне "Уңыш навигаторы" проекты волонтерларына тапшырдылар. Җитәкче Ольга Айдимирова посылканы хәрби хәрәкәтләр зонасына тизрәк китерүне тәэмин итеп, шәхсән үзе кабул итте.