Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән Россиядә беренче «IZIMOM» сабыйларны ашату өчен модуль тапшырылды.
Бу модуль тонык пыяладан эшләнгән кабинадан гыйбарәт, аның эчендә баланы уңайлы ашату өчен барлык уңайлыклар да каралган. Эчтә йомшак утыргыч, көйләнә торган яктырту, балалар туклануын җылыту җайланмасы, электр розеткалары һәм вентиляция системасы урнаштырылган.
«IZIMOM» ашату өчен яңа модуль – хастаханәдә ятучы аналар һәм аларның балалары өчен уңайлы һәм ярдәмчел мохит булдыруга зур өлеш кертү. Ул кирәкле урын һәм уңайлыклар тудыра, аналарга үз балаларын кирәкле һәм тыныч шартларда ашатырга мөмкинлек бирә, бу дәвалау учреждениесендә аеруча мөһим.
"Аулак почмак эзләү, оялу, уңайсызлык – болар барысы да әнинең кәефенә һәм, нәтиҗә буларак, сабыйның хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә, бу кирәклекне аңлап, без махсус җиһазландырылган киңлек булдыру турында карар кабул иттек. Бу кабинада барлык шартлар да тудырылган: уңайлы кресло, биләү өстәле, шулай ук тонык яктырту җиһазы, алар уңайлылык һәм тынычлык атмосферасы тудырырга ярдәм итәчәк», – дип сөйләде «Эшлекле Россия» оешмасы бүлекчәсе рәистәше Рөстәм Рәшидович.
«Эшлекле Россия» – чимал булмаган тармакларда эшләүче шәхси компанияләр хуҗалары мәнфәгатьләрен яклаучы гомуммилли оешма. 2001 елда нигезләнгән ул 10 меңнән артык Россия эшмәкәрен берләштерә.
Чарада катнаштылар:
Исмаилов Рөстәм Рәшид улы – бүлекчәнең рәистәше, Насыйбуллин Булат Фәрит улы – бүлекчәнең башкарма директоры, Батыршин Айнур Рамил улы – «Хаусхолд Еком» ҖЧҖ оештыручысы һәм төбәк бүлекчәсенең башка әгъзалары.

«Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, бу уңайлы һәм җайлы киңлекне булдырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу ашату кабинасы әниләр үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә торган, балалары тиешле ризык һәм кайгыртучанлык ала торган урын булсын", – дип уртаклашты Айрат Илгизәр улы-Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы.

