Кичә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 республика гражданнар катнашу форумы кысаларында #МЫВМЕСТЕ2025 Халыкара премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен һәм ярымфиналчыларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Кадыйров Азат Рифгать улы катнашында узды.
Бу чарада гражданнар катнашуы, иреклелек һәм социаль инициативалар өлкәсендәге казанышларны билгеләп үтәргә омтылучы катнашучылар җыелды. Премия кысаларында үз бергәлекләрен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр һәм оешмалар бүләкләнә.
#МЫВМЕСТЕ премиясе Россия төбәкләрендәге социаль проблемаларны хәл итүгә һәм яшьләрне актив гражданлык позициясенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән инициативаларны үстерү һәм хуплау максатында гамәлгә куелды. Елдан-ел аны колачлау киңлеге арта бара, һәм быел конкурста югары дәрәҗәдә социаль әһәмияткә ия булган күпсанлы проектлар һәм инициативалар катнашты.
Республика балалар клиник хастаханәсенең әлеге абруйлы конкурста җиңүе оешма эшенең югары нәтиҗәләрен һәм аның инициативаларының әһәмиятен раслый. Бу бүләк коллективның хезмәтен тану гына түгел, ә алга таба эшчәнлек өчен стимул да булып тора.
Республика балалар клиник хастаханәсе коллективы #МЫВМЕСТЕ2025 премиясен оештыручыларга аларның эшен югары бәяләгәннәре һәм социаль инициативаларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Бу бүләк – уртак тырышлык белән социаль проблемаларны хәл итүдә һәм һәр кешенең тормышы өчен уңайлы мохит тудыруда зур уңышларга ирешеп булачакны раслау.
