Хәйрия концертын оештыручылар: «Яшәү сәнгате» дигән Халыкара фонд һәм «Ана һәм бала» дигән Светлана Изамбаеваның коммерцияле булмаган хәйрия фонды – булдылар. Чара «Татарстан Республикасының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге» ДАССО булышуында уздырыла.
Концерт ВИЧ/СПИД мәсьәләләре кагылып үткән йөкле хатыннарга һәм балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү өчен акча җыю максаты белән уздырыла.
2013 елның 1 октябренә Казанда ВИЧ-йогышланган аналардан 750 бала туган, алар арасында 37нә «ВИЧ-йогыш» дигән диагноз куелды. Шул балалар специфик препаратларны тормыш буе эчәргә генә түгел, хәтта аерым тәрбияләүгә һәм игътибарга мохтаҗ булып торалар. Аларның тормышын барыбыз да бергә озынрак һәм яктырак итеп ясыйк!
Концертның программасында:
Халыкара, Бөтенроссия, Республика конкурслар лауреаты, өч мәртәбә Гран-при хуҗасы А.А. Глазкова җитәкчеләвендә «Сак булыгыз, балалар!» РФ вокаль ансамбле коллективы.
Виктор Одинцов – табиб, медицина өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, китаплар һәм җырлар авторы. Виктор 9 альбом чыгарган һәм 180нән артык җыр язган.
Фойеда тамашачылар өчен аниматорлар белән уеннар һәм чыршы уенчыкларын эшләп чыгару буенча мастер-класс оештырылачак.
Уздыру урыны: ТР ЭЭМ Мәдәният үзәгенең концертлар залы, Менжинский МС (Карл Маркс ур., 26)
Билетлар сатып алу өчен контактлар:
Сезнең визитыгыз турында безгә aidscentre@mail.ru электрон почтасы аркылы алдан хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Өстәмә мәгълүмат очен тел. 89655953754 буенча (Богданова Елена) мөрәҗәгать итегез.