Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика медицина учреждениеләренә ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген «Яз» һәм «Идел киңлекләре» поликлиникаларын ачу тантанасында Татарстан Рәисе катнашында 9 «В» класслы ашыгыч медицина ярдәме машиналарына сертификатлар тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевка сертификатлар тапшырды.

Яңа машиналар Татарстан Республикасы бюджеты хисабына сатып алынган.

Автомобильләр Татарстан Республикасының 9 медицина оешмасына тапшырылачак:

- Әлмәт  район үзәк хастаханәсе;

-  Әлмәт перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе;

- Әлмәт район күп профильле хастаханәсе;

-Яр Чаллы шәһәре Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе;

- Республика балалар клиник хастаханәсе;

- Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге;

- Лениногорск район үзәк хастаханәсе;

- Түбән Кама  район үзәк күп профильле хастаханәсе;

-  Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе.

«Бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәй көне без сәламәтлек саклау оешмаларына автомобильләр тапшырдык инде. Бүген тапшыра торган әлеге 9 авто шулай ук пациентларны йөртүне оештыру һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен каралган».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, хәзерге заман медицинасы тиешле заманча җиһазланудан башка мөмкин түгел. «Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм, – диде ул. – Барысы да халкыбыз сәламәтлеге файдасына булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International