Менә инде 12 ел дәвамында йорттагы хәйрия чараларының җитәкчесе һәм илһамчысы булып РФ һәм ТР халык артисты, Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТРның Мактаулы остазы, профессор Ганиева Винера Әхәт кызы. Һәм яңа 2026 ел алдыннан вокал сәнгате кафедрасы укытучылары һәм студентлары гадәттәгечә «Проделки Бабы-Яги и Бармалея» Яңа ел музыкаль тамашасын уздырдылар. Режиссер һәм сценарий авторы - кафедра доценты Э.Р. Гыйматдинова.
Кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре әкият персонажлары Шүрәле, Буратино, Мальвина һәм Хоттабыч карт белән бергә җырладылар, уйнадылар, биеделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар интерактив әкиятнең тылсымлы атмосферасына тулысынча чумдылар. Һәр бала уңай хис-кичерешләр генә түгел, кафедрадан Яңа ел бәйрәме бүләкләре дә алды.
Винера Әхәт кызы Ганиевага, Татарстан Республикасы Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасы укытучыларына һәм студентларына рәхмәт белдерәбез.