Бүген Әлмәттә "Онколог көне. Тормыш сагында: Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең казанышлары һәм перспективалары" темасына Республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалының 15 еллыгына багышланган.
Конференция "Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк проектының индикатив күрсәткечләрен үтәү" докладыннан башланды, аны ТР ССМ штаттан тыш баш онкологы, ИФО онкология учреждениеләре ассоциациясе директоры Эдуард Нагуманов тәкъдим итте.

Эшлекле программа кысаларында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы онкология хезмәтен камилләштерү, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру мәсьәләләре, шулай ук дәвалауга заманча якын килүләр һәм пациентларны маршрутлаштыру каралачак. Конференциядә онкология өлкәсендә әйдәүче белгечләр, хакимият органнары, медицина оешмалары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак
Онкодиспансерның Әлмәт филиалына 15 ел тулуга багышланган тантаналы өлеш программада аерым урын алып торачак. Тантана барышында Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш регионы онкология хезмәтен үстерүгә, шулай ук Әлмәт филиалын булдыруга һәм торгызуга зур өлеш керткән җитәкчеләр, белгечләр һәм партнерлар билгеләп үтеләчәк. Бүләкләнүчеләр арасында – эре сәнәгать компанияләре, медицина бергәлеге һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре.