Бүген Әлмәттә "Онколог көне. Тормыш сагында: Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең казанышлары һәм перспективалары» мультидисциплинар фәнни-гамәли конференция уза.
Конференция профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалына 15 ел тулуга багышлана.
Экспертлар хезмәтнең оештыру һәм клиник эшләренең актуаль мәсьәләләре, «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, тармакны мәгълүматлаштыру, шулай ук онкология пациентларын диагностикалау һәм дәвалауның төрле аспектлары турында фикер алышалар.