Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт район күп профильле хастаханәсенең перинаталь үзәген ачуда катнашты.
Үзәк бу җомгада беренче пациентларны кабул итте https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2479071.htm
Ә бүген Рөстәм Нургалиевич Зариповларның бәхетле гаиләсен тулылануы белән котлады!
Яңа перинаталь үзәк елына 3500 бала табарга әзер. Биредә 6 бала тудыру залы ачылган. Клиникада ярдәмче репродуктив технологияләр бүлеге эшли, югары төгәллектәге хирургик тыкшынулар башкарырга мөмкинлек бирә торган гибрид операция бүлмәсе урнаштырылган. 19 мең кв. м мәйданлы җиде катлы перинаталь үзәк комплексы республиканың көньяк-көнчыгышындагы хатын-кызлар һәм яңа туган балалар өчен сыйфатлы медицина ярдәменә ихтыяҗны каплый.

Рөстәм Миңнеханов тантанадагы чыгышында: "Бүген – Әлмәт өчен генә түгел, бөтен республика өчен мөһим вакыйга. Мондый хәерге заман перинаталь үзәкләре бөтен илебездә дә алай күп түгел. Нефть башкаласы булган Әлмәттә белем бирү үзәкләре, мәктәпләр, спорт объектлары төзелә. Бүген – сәламәтлек саклау ягына фокус. Проектка 6 млрд сумнан артык акча кертелгән. Перинаталь үзәк коллективына төп теләк – иң яхшылары булу, һәм безнең балалар күп туарга язсын».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мондый үзәкнең барлыкка килүе булачак әниләр өчен дә бала табуга этәргеч булачагын билгеләп үтте.
Перинаталь үзәк «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
