Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында гомуми практика табибы һәм педиатр офисын ачу тантанасы булды.
Проект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, мондый медицина объектларын ачу хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.