Медицина хезмәткәре – теләсә кайсы илдә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Мондый катлаулы һөнәргә яшь белгечләр килсә – бу һәрвакыт бәйрәм.
Тукай район үзәк хастаханәсендә яшь табибларны, шәфкать туташларын һәм фельдшерларны һөнәргә багышлау тантанасы узды. Анда коллективта 2025 елда эшли башлаган белгечләр катнашты.
Табиб-акушер-гинеколог Умнова Лиана Александровнаны, табиб-стоматолог Нәҗмиева Наилә Айдар кызын, участок табиб-педиатры Мөхәммәтдинова Гөлшат Илгизәр кызын сәламләделәр.
Быел безнең дус коллективны тулыландырган фельдшерлар белән таныштык:
- Барабаш Диана Вячеславовна
- Рузибоева Мәдинә Бәхруллоевна
- Кәримова Айгизә Мөхәррәмовна
- Гарифуллина Регина Рәисовна
- Гарифуллина Регина Сергеевна
- Әхмәтгәрәева Дарья Алексеевна.
Шәфкать туташлары белән таныштык:
- Садертдинова Ләйсән Гаязовна
- Закирова Регина Радиковна
- Елхова Анастасия Игоревна
- Петрова Регина Геннадьевна
- Насыйбуллина Миләүшә Әхсәновна
- Зәйдуллина Регина Маратовна.
Чара ахырында баш табиб шулай ук яшь буын "остазларын" лаеклы ведомство бүләкләре белән бүләкләде:
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Бәтке амбулаториясенең шәфкать туташы Серова Валентина Ильиничнаны Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләделәр;
Пульмонология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Галиуллина Ләйсән Харис кызына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры рәхмәт хаты тапшырылды.
Хөрмәтле коллегалар, сезгә һәрвакыт үзегездә игелек сакларга, кешеләргә яктылык бирергә, пациентларга ярдәм иткәндә мәрхәмәтле, намуслы, җаваплы булырга, һөнәри камилләшүегезне онытмаска телибез!