«Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУның бүлек мөдире, табиб-кардиологы Сергей Юрьевич Мещанов Мамадыш шәһәре адемик К.А. Вәлиев ис. 2 нче лицей коллективы өчен танып-белү лекциясе үткәрде. Очрашуның темасы – «Артериаль гипертония: яшерен куркыныч һәм аны булдырмау юллары». Белгеч хәвеф-хәтәр факторларын, авыруның үзен профилактикалау ысулларын һәм аның катлаулануларын җентекләп яктыртты, шулай ук медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүнең мөһим булуын ассызыклады.
Сергей Юрьевич үз чыгышында йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә торган төп сәбәпләрне: хәрәкәтсез яшәү рәвеше, рационда ярымфабрикатларның, май, тоз һәм шикәр артык булган ризыкларның өстенлек итүен, шулай ук алкоголь, энергетиклар куллану һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрне аерып күрсәтте.