Табиблар РФ һәм ТР дәүләт бүләкләренә лаек булдылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Кичә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Бүген бу залда – республика вәкилләре, алар безнең барыбыз өчен дә профессиональлек, үз эшенә тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт үрнәге», – дип билгеләп үтте.

Медицина җәмәгатьчелеге вәкилләрен котлыйбыз:
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр
- Байбиков Рәшит Салих улы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире;
- Надршина Алсу Наил кызы, Республика махсуслаштырылган балалар йорты директоры.

«Татарстан Республикасы атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар:
- Лаптева Екатерина Игоревна, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең шәһәр оториноларингология үзәге мөдире;

- Делян Виктория Юрьевна, Казан шәһәре М.Н. Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International