Алдагы ялларда Казан поликлиникалары көчәйтелгән режимда эшләячәк

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

27 һәм 28 декабрьдә Казанның участок поликлиникалары кискен респиратор вируслы инфекцияләр билгеләре булган һәм югары температуралы авыруларны өйгә чакыру сәгатьләрен 19.00 сәгатькә кадәр озайтачак.

Бу кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арту белән бәйле. 2025 елның 51 нче атнасында (15-21 декабрьдә) шәһәр халкы арасында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 23,5% ка югарырак булган, үсеш темпы барлык яшьтәге  төркемнәрендә теркәлгән.

 Эш графигы:

1. Өлкәннәр поликлиникалары: 27 декабрь, шимбә: 8.00 дән 18.00 гә кадәр, өйгә чакыру 8.00 дән 19.00 гә кадәр кабул ителә.

28 декабрь, якшәмбе: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, өйгә чакырулар 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

2.  Балалар поликлиникалары: 27 декабрь, шимбә: 9.00 дән 17.00 гә кадәр, өйгә чакыру 9.00 дән 19.00 гә кадәр кабул ителә.

28 декабрь, якшәмбе: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, өйгә чакыру 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International