ФАП 339 кешегә, шул исәптән 40 балага хезмәт күрсәтә. Биредә бердәм һәм профессиональ команда эшли: ФАП мөдире — фельдшер Гүзәлия Галимова, акушерка — Рәмзия Вәлиева, кече шәфкать туташы, фельдшер ярдәмчесе — Гүзәлия Латыйпова.
- Безнең авыл өчен ФАП ачылу — зур вакыйга. Хәзер медицина ярдәме янәшә, заманча һәм уңайлы шартларда. Авыл халкын кайгырткан өчен республика һәм район җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, - диде Минталгат Таһиров.
Бина тулысынча җиһазландырылган: фельдшерның кабул итү кабинеты, прививка ясату һәм процедура кабинетлары, видеокүзәтү камералары урнаштырылган, индивидуаль җылыту һәм санузел каралган.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе һәр кешегә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булсын өчен эшләвен дәвам итә. Киләсе елда районның 4 ФАПына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.