Кичә Актаныш районында Зөбәер авылында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Аны ачу тантанасы Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина , Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рәфак улы Зарипов, «Актаныш үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Айдар Рәфкать улы Хаев һәм җирле халык катнашында узды.
Яңа модульле ФАП Актаныш муниципаль районында унтугызынчы булды. "Авылның уңышлы үсеше – авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру, беренче чиратта, медицина ярдәме алу мөмкинлеге. Районда барлык президент программалары гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, шулай ук ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедуралар кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, персоналның чишенү бүлмәсе, медикаментлар саклау бүлмәсе, санузел һәм санитария бүлмәсе бар.