Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүзүтова «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Быел аңа акыллы сәгать турында хыялланган 13 яшьлек Марсель өчен игелекле тылсымчы булу мөмкинлеге бирелде.
Бүләк малайга җылы һәм гаилә шартларында – баш табибның хезмәттәшләре һәм Кыш бабайның үзе катнашында тапшырылды. Ләкин Марсель һәм аның гаиләсе белән танышу җитәкченең йөрәгенә шулкадәр тәэсир итә ки, ул баштагы теләге кысаларыннан чыгып, малайга ноутбук та бүләк итәргә карар кыла. Марсель, ишетү сәләте начар булуга карамастан, үзенең акылы, зирәклеге һәм тәрбиясе белән барысын да таң калдыра.
"Марсель һәм аның искиткеч гаиләсе белән танышкач, мин бу гаҗәеп малай өчен бераз күбрәк эшләргә теләвемне аңладым, – дип уртаклашты баш табиб. – Аның әти-әнисе һәм әбисе – аңа шулкадәр мәхәббәт салган чын геройлар. Уку өчен яхшы инструментларның никадәр мөһим булуын аңлап, мин үземнән бүләккә ноутбук өстәргә булдым. Бүләкләр яңа белемнәрне үзләштерүдә ышанычлы ярдәмчеләр булыр дип ышанам".
Бу хәрәкәт бала һәм аның якыннары өчен көтелмәгән һәм зур шатлык булды.
