Яңа ел алдыннан медикларның – махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев очрашты.
Очрашуда катнашучылар җылы дустанә атмосферада зур бәйрәм өстәле янына җыелдылар, үзләренең тарихлары һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә һәм хатыннарына яңа ел бүләкләре тапшырылды.