Әтнә районының Кышлау авылында яңа ФАП ачылды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Кышлау авылы халкы өчен күптән көтелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тантаналы ачылышка Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев, "ТАН" АХҖК рәисе Алмаз Сибагатуллин, Кышлау авылы җирлеге башлыгы Айрат Кашапов һәм, әлбәттә, авыл халкы да кушылды.

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектын Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, алар йорт янәшәсендә үк хәзерге заман медицина ярдәменә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International