Яңа ел чоры – могҗизалар һәм тылсым чоры! Бүген бәйрәм алды шартларында яшь Чаллы кызы Майя Марченконы якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Ул ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Плутницкий һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев кызның теләген үтәделәр.

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Майяга алар исеменнән күптән хыялланган тимераяклар һәм бүләк җыелмасы тапшырды.
13 яшьлек Майяның тумыштан ук ишетү сәләте бик нык бозыла. Аның аркасында 3 яшькә кадәр кыз тулы канлы тормыш белән яши, туганнары белән аралаша алмаган. 3 яшендә аңа кохлеар имплант - ишетү элемтәләрен торгызырга ярдәм итә торган махсус электрон җайланма урнаштыру буенча операция ясаганнар. Һәм могҗиза булды. Кыз беренче тапкыр җанлы сөйләмне, музыканы, табигать авазларын, үтеп баручы машиналар тавышын, ишегалдында балалар көлүен ишетте.
Соңрак ул Яр Чаллыдагы ишетүне тернәкләндерү үзәге карамагындагы 88 нче коррекцион мәктәпкә йөри башлый. Хәзер Майя 6 нчы сыйныфта укый һәм киләчәктә пешекче-кондитер булырга хыяллана. Тимераякта шууны ул үзенең хоббие дип атый, элек кыз шулай ук сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән, ә хәзер биюгә йөри.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев сүзләренчә, Майяга тулы канлы, кызыклы тормыш белән яшәү мөмкинлеген хәзерге заман технологияләре һәм Россия медицинасы казанышлары бүләк иткән. Ишетүне тернәкләндерү үзәгенең баш табибы Раил Шакирҗанов сөйләгәнчә, үзәк эшендә балаларны иртә диагностикалауга, комплекслы тернәкләндерүгә һәм социаль адаптацияләүгә аерым игътибар бирелә.
