Бүген Казан шәһәренең Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге ачылды. Тантана ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Рәшит улы Абашев катнашында узды.
Медицина объекты «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында төзелгән.
Вишневка бистәсендәге гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге Вишневка, Яңа Вишневка, Привольный, Салмачы бистәләрендәге өлкәннәргә һәм балаларга беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттырачак (Совет районында урнашкан участок). Диагностика, дәвалау, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, кан алу, иммунопрофилактика, профилактик медицина тикшерүләре, диспансеризация, хроник авыруларны диспансер күзәтүе юнәлешләре буенча медицина ярдәме күрсәтүнең югары сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бина бер катлы, капиталь, монолит-кирпечтән төзелгән, хәзерге заман медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Гомуми практика табибы офисының яңа үзәге уңайлы керү юллары һәм машина кую урыны белән төзелгән. Пациентларга уңайлы шартлар тудырылган: уңайлы көтү зоналары, иркен холлар, якты кабинетлар һәм башкалар. Егәрлеге - 100 килү.