Яңа ел алдыннан Татар Баганы авылында Чистай үзәк район хастаханәсенең яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү" федераль программасы кысаларында төзелгән һәм җиһазландырылган.
Авыл халкы белән истәлекле вакыйганы уртаклашырга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов килде.
Михаил Иванович үзенең сәламләү сүзендә халыкны шатлыклы көн белән котлады һәм аларга сәламәтлек, ә медицина хезмәткәрләренә медицина эшендә зур уңышлар теләде.