Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә 2025 елда татарстанлыларда 100 меңнән артык авыру ачыкланган, республикада яшәүче һәр 10 кешедә теге яки бу авыру үсеше куркынычы бар.
Быел профилактик ярдәм күрсәтүдә яңалыклар барлыкка килде. Төп үзгәрешләр турында сөйлибез.
18-40 яшьлек барлык пациентларда канда липопротеидны (а) бер тапкыр билгеләү һәм липид профилен (атеросклерозны профилактикалау өчен) бәяләү башкарылачак, 18-39 яшьтә – 6 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәк – 3 елга бер тапкыр.
21-49 яшьлек хатын-кызларда «репродуктив диспансеризация» узганда 5 елга бер тапкыр югары канцероген куркынычлы кеше папилломасының ДНК-вирусларын билгеләү үткәреләчәк (аналык муентыгы яман шешен профилактикалау). Уңай нәтиҗә булганда – цитологик тикшеренү.
Артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны диспансер күзәтүе аерым очракларда телемедицина технологияләрен кулланып, дистанцион режимда башкарылырга мөмкин.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» (репродуктив) милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә.
Шулай ук диспансеризация турында гомуми нигезләмәләрне искә төшерәбез:
Тикшеренүләр исемлеге җенес һәм яшькә бәйле.
18-39 ел гражданнарны диспансерлаштыру – өч елга бер тапкыр.
40 яшьтән өлкәнрәкләр-ел саен.
Диспансерлаштыруның беренче этабы: куркыныч факторларны карау, консультация, буй, авырлык, кан басымын үлчәү, кан анализы. Инструменталь диагностика (яшькә карап): флюорография, маммография, ЭКГ, күз эчендәге басым.
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен: тизәктә яшерен канга тест. 45 яштә – ФГДС (үңәчне, ашказанын һәм уникеилле эчәкне эндоскопик тикшерү).
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен: маммография, 18 яшьтән 64 яшькә кадәр аналык муентыгы яман шешенә цитологик скрининг (өч елга бер тапкыр).
Ир-атлар өчен 45,50,55,60,64 яшьтә – ПСА тесты (простата яман шешенә).
Беренче этап нәтиҗәләре буенча табиб икенче этапка – тар белгечләр консультациясенә, өстәмә диагностик тикшеренүләргә җибәрә ала.
2026 елда диспансеризация уза алачак 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туучылар.
40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ел саен диспансеризация узарга кирәк.