Әлмәт район үзәк хастаханәсендә өйрәнүләр

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт  район үзәк хастаханәсендә «Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе " ДАССУ белән берлектә тактик-махсус өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр сценарие буенча Әлмәт  район үзәк хастаханәсе стационары бинасына БПЛА төшкән, нәтиҗәдә 10 кеше зыян күргән. Беренче ярдәм күрсәтү өчен урынга 4 ашыгыч ярдәм бригадасы килгән.

Өйрәнүләр барышында медицина бригадаларына хәбәр итү һәм аларны җыю, кабул итү-диагностика бүлегендә  медицина ярдәме күрсәтү өчен зыян күрүчеләрне төркемнәргә аеру, аларга ярдәм күрсәтүдә махсуслаштырылган медицина ярдәме (гомумхирургия, офтальмология, терапия) бригадаларының эше мәсьәләләре каралды. «Әлмәт район  үзәк хастаханәсе» ДАССУның гражданнар оборонасы һәм мобилизация эше башлыгы Татьяна Ситникова өйрәнүләргә җәлеп ителгән барлык персонал һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, барлык кирәкле гамәлләрне башкарып, оператив һәм килешеп эшләделәр, дип билгеләп үтте.

Мондый өйрәнүләр хезмәткәрләрнең экстремаль ситуацияләрдә эшләргә әзерлеген арттыру өчен даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International