Төп доклад белән баш табиб Рания Райфовна Теркулова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел поликлиникада булучылар саны 42 705 тәшкил иткән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 6% ка артык. Бу үсеш – пациентларның ышаныч күрсәткече һәм безнең даими үсеш нәтиҗәсе.
Медицина советы эшендә Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Михайловна Моисеева һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасы рәисе Любовь Владимировна Ховрычева катнашты. Алар эшне оештыруга һәм ирешелгән күрсәткечләргә югары бәя бирделәр.
Гадәттәгечә, киңәшмә азагында иң яхшы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм учреждение үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
