«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре медицина оешмаларында медицина хезмәткәрләре һәм профилактика эшен оештыручылар өчен авыруларны профилактикалауның һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар үткәрде.
Семинар программасында ике төп тема яктыртылды. Беренче тема 2026 елның 2 февраленнән 8 февраленә кадәр узачак онкологик авыруларны профилактикалау атналыгына (4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә) багышланган иде. 18 нче шәһәр поликлиникасы табиб-онкологы Анастасия Королева йогышлы булмаган авырулар куркынычы факторларын иртә ачыклау максатында диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узуның мөһимлеге турында сөйләде. Онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклауның мөһим инструментларының берсе буларак, онкоскринг темасы җентекләп каралды.
Методик семинарның модераторы – Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиеник тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге табибы Роза Алимова.