Чакырылган кунаклар арасында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Рәшид улы Абашев, ТР Бала хокуклары буенча идарәчесе Светлана Михайловна Захарова, Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Марат улы Ногманов, Татарстанның медицина учреждениеләренең баш табиблары бар.
Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Роман Адамбай улы Джумабаев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 2025 елгы эш йомгаклары турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Нәкъ ике ел элек Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче йөрәк трансплантациясе башкарылды. 2025 елда табиблар 9 йөрәк күчереп утыртуны, 3 бөер һәм 3 бавыр трансплантациясен уңышлы уздырганнар. Бу операцияләр – медицина процедуралары гына түгел. Бу белгечләр командасының осталыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә тулы канлы тормышка кайткан кешеләрнең язмышы. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хаклы рәвештә республика сәламәтлек саклау флагманы булып санала.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге – ТРның төньяк-көнчыгышында балаларга медицина ярдәме күрсәтелә торган бердәнбер бүлек. Барлыгы бер ел эчендә 16 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 3 меңнән артыгы - балалар.
Гинекология бүлеге тырышлыгы белән 1000 999 йөклелек сакланып калган! 2500 пациент реанимация бүлеге аша узган.
Ультратавышлы тикшеренүләр саны соңгы 5 елда 2 тапкырдан артыкка арткан һәм елына 100 мең тикшеренүгә якынлашкан. Нурланыш диагностикасы буенча 200 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясендә 2025 елда 5 млн тикшеренү үткәрелгән. 3341 кешегә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе инновацион, шул исәптән аз инвазивлы, методика һәм технологияләр кертүне дәвам итә .
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән узган ел Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең эндоскопия бүлеген техник яктан яңадан җиһазландыру үткәрелде. Шулай ук иң яңа җиһазлар - соңгы техника белән җиһазландырылган ике яңа операция бүлмәсе өчен ангиографлар сатып алынды.
Безнең өчен иң мөһиме – пациентларның уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы.
Цифрлаштыру – хәзерге заман медицина учреждениесе эшенең аерылгысыз өлеше. 2025 елда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә операция блогында хирургия куркынычсызлыгының цифрлы онлайн тикшерү кертелде.
Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.