Ватанны саклаучылар көне алдыннан яхшы традиция

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Әлмәт район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе оештырды. Посылкаларга җылы әйберләр, азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар һәм фронтовикларга җылы хатлар керде.

Гуманитар ярдәм җыю инициативасы хастаханәнең җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы тарафыннан тәкъдим ителде. Һәм бу пәнҗешәмбедә үк Әлмәт район үзәк хастаханәсенең баш табибның медицина юнәлеше буенча  урынбасары Марсель Кидрячев гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.
Без хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тиеш.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Бергә без көч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International