Медицинада күптән билгеле: савыгуның уңышы табибларның осталыгына һәм хәзерге заман даруларына гына түгел, ә пациентның эчке кәефенә, рухи тынычлыгына һәм ышанычына да бәйле.
Алабуга район үзәк хастаханәсе стационарында мөһим вакыйга булды – ремонттан соң православие динен тотучы христианнар һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре яңадан ачылды.
Тантаналы ачылышта дәрәҗәле кунаклар катнашты: ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова, Алабуга район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев, Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил, иеромонах Кирилл (Забавнов), шулай ук Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, хастаханәдә мондый бүлмәләр булу — традицияләргә иярү генә түгел, ә тормыш кирәклеге. Озак һәм катлаулы дәвалану уза торган күп кенә пациентлар өчен Ходай белән ялгыз калу, намаз уку яки иконага мөрәҗәгать итү мөмкинлеге мөһим ярдәмгә әверелә.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев бу якты бүлмәләрне төзекләндерүдә актив катнашкан барлык битараф булмаган шәһәрлеләргә һәм меценатларга ихлас рәхмәтен белдерде.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова шулай ук 2025 елда Алабуга район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәйтелгән медицина советында катнашты.
Үлгән алабугалыларның өчтән ике өлеше йөрәк-кан тамырлары системасы авыруыннан вафат булган. 2025 елда гомуми үлүчеләр санында аларның өлешенә 46% туры килгән . Бу инфарктлар, инсультлар, гипертония авырулары. Шулай ук үлем сәбәпләре арасында табиблар яңа шешләрне һәм тышкы факторларны аерып күрсәтәләр. Шуңа күрә медиклар эшенең төп векторы булып иртә диагностика кала. Саклануның төп коралы – диспансеризация, дип билгеләде баш табиб. Исегезгә төшерәбез, диспансеризация «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча үткәрелә.
Намуслы хезмәтләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Алабуга район үзәк хастаханәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатларын алдылар