Кичә Казанда Республика тире-венерология клиник диспансерының 3 нче стационар бүлегендә «Балалар-күбәләкләр» хәйрия фондының «Игелек түгәрәге» президент фонды белән берлектә оештырылган күчмә патронажы узды. Уртак патронажлар программасы 2022 елдан бирле гамәлдә.
«Балалар-күбәләкләр» фонды 2011 елдан сирәк (орфан) тире авырулары – буллез эпидермолизы һәм ихтиоз белән авыручы балаларга һәм өлкәннәргә медик-социаль ярдәм оештыра. Патронажларның төп бурычлары – медицина бергәлеген генодерматозларны дәвалауга өйрәтү, экспертларның терапиягә мультидисциплинар якын килүен тәкъдим итү һәм тиренең сирәк генетик авырулары булган пациентларга, яшәү урынына карамастан, ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин итү.
Патронажда фонд экспертлары катнашты: «Балалар-күбәләкләр» фондының медицина программалары җитәкчесе Геворкян М.Г., дерматовенеролог, косметолог, Логунова О.А., «Балалар дерматологлары җәмгыяте» әгъзасы һәм Косарева М. А., педиатр, неонатолог, Түбән Новгород табибы.
