Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар буенча баш табиб Зөфәр Мисбах улы Насретдинов, баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Альберт Шамил улы Хәбибуллин чыгыш ясадылар.

Чарага дәрәҗәле кунаклар чакырылды: Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Марат улы Ногманов, баш табибның медицина юнәлеше буенча  беренче урынбасары Николай Мартынович Выгодчиков һәм беренче баш шәфкать туташы Ванда Борисовна Данцкевич, алар озак еллар безнең поликлиникаларда, стационарда эшләделәр һәм бүген дә лаеклы ялда.

Зөфәр Мисбахович хисап докладында стационар медицина хезмәткәрләренең нинди зур йөкләнеш белән эшләве турында сөйләде. 2025 елда медицина ярдәме сорап 28 912 пациент мөрәҗәгать иткән. Бу күрсәткеч 2024 елга караганда 3 541 гә күбрәк. 11 100 операция башкарылган.

2025 елда, сыйфат менеджменты принципларын актив кертү нәтиҗәсендә, хастаханә аккредитация узды һәм ISO сертификаты алды.  

Альберт Шамилевич үзенең нотыгында амбулатория-поликлиника хезмәте эшчәнлегенә анализ ясады.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе хастаханә хезмәткәрләренә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Йомгаклау медсоветында тагын бер мөһим момент булды: Ватанны саклаучылар көне алдыннан офтальмология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Илзирә Гамир кызы Ибраһимова Татарстан Республикасы Рәисе делегациясе составында ЛНР һәм ДХР дагы фронттагы хәрби хезмәткәрләребезне шәхсән котлау хөрмәтенә ия булды.

Илзирә Гамировна "Фронтка ярдәм иткәне өчен" медале белән бүләкләнде.

Йомгаклау медицина советы традицион рәвештә хастаханә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International